Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Заһидуллинга күкрәк билгесе тапшырылды

25 сентябрь көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы һәм Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Султанова Сирень Мингазетдин кызы РФ мәдәният учрежденияләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасының отчёт-сайлау җыелышында катнаштылар.

Рөстәм Фидәил улы Саба район мәдәният бүлеге белән профсоюз оешмасының бердәм эшләре турында чыгыш ясады. Шулай ук мәдәният өлкәсендәге шактый зур проблема – кадрлар әзерләү, туплау буенча фикерләрен җиткерде. Алга таба да профсоюз белән бергә эшләячәге турында белдерде. Республика профсоюзлары белән актив хезмәттәшлеге өчен Рөстәм Заһидуллинга ТР Профсоюзлар федерациясенең “Социаль партнерлык өчен” дигән күкрәк билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев