Тармак эшчәнлеге күрсәткечләренә анализны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү - маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев ясады. 2020 елда район хуҗалыкларында һәм крестьян - фермерлар фермаларында 78475 тонна сөт җитештерелгән. Бу 2019 ел күрсәткеченә карата 125 процент тәшкил итә. “Мөхәммәтшин” крестьян - фермер хуҗалыгы, “ПМК” җәмгыяте, “Нырты”, “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “Игенче” “Курсабаш” җәмгыятьләре сыерларның продуктлылыгын арттыруда лидерлар булып торалар.