Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саба” җәмгыятенең Килдебәк бригадасында хуҗалык, ветеринария хезмәте җитәкчеләре белән терлекчелектә 2020 ел йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрелде

Тармак эшчәнлеге күрсәткечләренә анализны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү - маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев ясады. 2020 елда район хуҗалыкларында һәм крестьян - фермерлар фермаларында 78475 тонна сөт җитештерелгән. Бу 2019 ел күрсәткеченә карата 125 процент тәшкил итә. “Мөхәммәтшин” крестьян - фермер хуҗалыгы, “ПМК” җәмгыяте, “Нырты”, “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “Игенче” “Курсабаш” җәмгыятьләре сыерларның продуктлылыгын арттыруда лидерлар булып торалар.

2020 елда ит 13773 тонна күләмендә җитештерелде. Шуның 4677 тоннасы сыер, 9306 тоннасы дуңгыз ите. Хисап чорында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 29630га җитте. Киңәшмәдә идарә башлыгы Гафур Хәсәншин терлекчелектә хәл итәсе мәсьәләләргә тукталды. Киңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты һәм чыгышында терлекләрне кышлату чорында хуҗалыклар алдында торган бурычларны яктыртты. Семинарның практик өлешендә хуҗалык белән танышу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев