Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган авыл мәдәният йортында "Бу могҗиза-такмак" дип исемләнгән кич утыру

17 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Бу могҗиза-такмак" дип исемләнгән кич утыру үткәрделәр. Ул милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан оештырылды . Катнашучылар такмаклар барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Лирик һәм бию такмаклары тыңладылар.

Авыл апалары яшьлек җырларын искә төшерделәр, шатлыклы һәм авыр тормыш хәлләре белән уртаклаштылар. Чәй, кич утыру, чәй эчү турында такмаклар башкардылар , кышкы табышмаклар чиштеләр. Аннан соң "Көйне таны" конкурсында катнаштылар, анда хатын-кызлар үзләренең яшь вакытларындагы җырларны гына түгел, заманча башкарыла торганнарын да әйттеләр. "Такмаклар җырлыйм әле!» , "Күңелле бүләк" һәм башка уеннарда уйнадылар. Чара биюләр белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев