21 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
22 гыйнварга һава торышы
22 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез -10..-15˚, төнлә аязганда -15..-20˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Саба районында коточкыч авария
Бүген Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды. Авариядә 6 айлык баланың һәм аның әтисенең гомере өзелде.
-
Бүген Халыкара кочаклашу көне
Халыкара кочаклашу көне 1986 Америкада билгеләп үтелә башлаган.Тиз арада бөтен дөньяга таралып өлгергән, бу көндә таныш булмаган кешене дә кочаклап алырга ярый. Күптән түгел генә билгеләп үтелә башласа да, Халыкара кочаклашу көнен кем уйлап тапканлыгы билгеле түгел. Аның каравы асылы тирән мәгънәгә ия - кочаклашкан вакытта кешеләр бер-берсенә күңел җылысы бүләк итә дип санала
-
Татарстан Президенты шәһәрләрдә буран нәтиҗәләрен оператив төстә бетерүне таләп итте
Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын җирле халык мөрәҗәгатенә кичекмәстән илтифат күрсәтергә чакырды.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
“Саба” җәмгыятенең Килдебәк бригадасында хуҗалык, ветеринария хезмәте җитәкчеләре белән терлекчелектә 2020 ел йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрелде
Тармак эшчәнлеге күрсәткечләренә анализны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү - маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев ясады. 2020 елда район хуҗалыкларында һәм крестьян - фермерлар фермаларында 78475 тонна сөт җитештерелгән. Бу 2019 ел күрсәткеченә карата 125 процент тәшкил итә. “Мөхәммәтшин” крестьян - фермер хуҗалыгы, “ПМК” җәмгыяте, “Нырты”, “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “Игенче” “Курсабаш” җәмгыятьләре сыерларның продуктлылыгын арттыруда лидерлар булып торалар.
-
Миңнеханов төзүчеләргә «Безнең ишегалды» программасы турында: «Темпларны киметмәгез»
2020 елда Татарстанда әлеге программа буенча 1091 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.
-
Иштуган авыл мәдәният йортында "Бу могҗиза-такмак" дип исемләнгән кич утыру
17 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Бу могҗиза-такмак" дип исемләнгән кич утыру үткәрделәр. Ул милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан оештырылды . Катнашучылар такмаклар барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Лирик һәм бию такмаклары тыңладылар.
-
Дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска каршы прививка ясатуга язылырга мөмкин
Портал ярдәмендә вакцинациягә бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә генә язылып була.
-
Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар
Армиядәге җинаяте өчен солдат 24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә озатыла.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял сәгатьләрендә күңелле чаралар
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгенә Биектау районының "Сүнмәс йолдызлар" ветераннар ансамбле килде һәм үзәк хезмәткәрләре белән ял итүчеләр өчен зур бәйрәм концерты оештырдылар. Концерт матур җырлар, дәртле биюләр, көлдергечләр һәм спектакльләрдән кызыклы күренешләр белән гөрләп үтте.
-
Татарстанлылар кайнар линиягә автомәктәпләрдәге хокук бозулар турында аноним рәвештә хәбәр итә ала
Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.
-
Татарстанда 2 айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән
Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/21-01-2021/tatarstanda-2-ayda-covid-19-m-s-l-l-re-buencha-kaynar-liniyag-60-me-shaltyratu-kilg-n-5800500
-
Татарстанда предприятиеләрдә коронавирустан вакцинация башланды
Гыйнварда республика тагын 190 мең доза "Спутник V" алачак.
-
2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
Сатыш урта мәктәбендә “2021 нче ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” исеме астында чаралар үткәрү башланып китте. Укучылар елның исеме, Указы, логотип һәм мәктәп китапханәсендә оештырылган күп санлы күргәзмәләр белән таныштылар.