22 февраль 2012 яңалыклары
-
АРМИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ...
Армия егетләрне физик яктан чыныктырып кына калмый, хисләрен дә чарлый, күңелендә шигырь туа торган кешегә әйләндерә икән. Түбән Утар авылыннан хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсендә хәрби бурычын үтәүче Алинур Шәяхмәтовның да өенә җибәргән шигырьләре инде байтак булган. Аларны укып егетнең әлегә бик кыска тормыш юлы белән дә танышырга, солдат хезмәтен дә...
-
ИСЕМЛЕКТӘ – ЯҢА ТОВАРЛАР
2011 елның 10 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән (10.11.2011 ел, №924) техник яктан катлаулы товарларның яңа исемлеге расланды. Җитешсезлеге барлыгы ачыкланган очракта кулланучы таләбе буенча икенчесе белән алыштырылырга тиешле товарларның элеккеге исемлеге гамәлдән чыгарылды. Бу исемлеккә җиңел очкычлар, машиналар, мотоцикллар, мотороллерлар, электр двигательле транспорт чаралары, тракторлар, мотоблоклар, авыл хуҗалыгы...
-
ӘТИСЕ ҮРНӘГЕНДӘ
Кичке шәфәкъ нурлары сүнәргә дә өлгермәде, Иләбәр авылында яшәүчеләр клубка килә башлады. Шулай булмыйча, Кызыл Мишә үзешчәннәренең "Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда юлдаш моңлы көй" дип исемләнгән иҗат концерты булачагы турында игълан берничә көн күңелне ашкындырып торды. Кичәне мәдәният йортына мөдир итеп ике ай элек кенә билгеләнгән Сүрия Гаттарова...
-
ЗАТЛЫЛЫК ТАМЫРЛАРЫ
Кешенең кем икәнен белергә теләсәң, дустың кем дип сора, диләр. Шуның кебек, әби-бабасына, әти-әнисенә карап та кемнең кем икәнен бик ачык төсмерләргә була. Күренекле музыка белгече һәм оста аккордеончы Марс Нәҗип улы Кәшиповны шәхес , мөгаллим буларак ничә дистә еллар белсәм дә, аның белән очрашкан саен, бу гаҗәеп талантлы һәм...