Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

ИСЕМЛЕКТӘ – ЯҢА ТОВАРЛАР

2011 елның 10 ноябрендә Рос­сия Федерациясе­ Хө­күмәте Карары белән (10.11.2011 ел, №924) техник яктан катлау­лы­ товарларның яңа исемлеге расланды. Җитешсезлеге барлыгы ачыкланган очракта кулланучы таләбе буенча икенчесе белән алыштырылырга тиешле товарларның элеккеге исемлеге гамәлдән чыгарылды. Бу исемлеккә җиңел очкычлар, машиналар, мотоцикллар, мотороллерлар, электр дви­гательле транспорт­ ча­ралары, тракторлар,­ мотоблоклар, авыл ху­җалыгы...

2011 елның 10 ноябрендә Рос­сия Федерациясе­ Хө­күмәте Карары белән (10.11.2011 ел, №924) техник яктан катлау­лы­ товарларның яңа исемлеге расланды. Җитешсезлеге барлыгы ачыкланган очракта кулланучы таләбе буенча икенчесе белән алыштырылырга тиешле товарларның элеккеге исемлеге гамәлдән чыгарылды. Бу исемлеккә җиңел очкычлар, машиналар, мотоцикллар, мотороллерлар, электр дви­гательле транспорт­ ча­ралары, тракторлар,­ мотоблоклар, авыл ху­җалыгы машиналары, кар­дан йөрүче техника, көймәләр, моторлы спорт җайланмалары, чыбыксыз элемтә чаралары, ике һәм күбрәк функцияле сенсор экранлы спутник элемтә чаралары, компьютерлар һәм аның система блоклары, аңа тиңдәш портатив ноутбуклар, персональ электрон исәпләү машиналары, цифрлы идарә итүле мониторлар, спутник телевидение комплектлары, цифрлы идарә итү блоклары белән уйнау җайланмалары, телевизорлар, цифрлы идарә итү проекторлары, фото-видеокамералар, объективлар, суыткычлар, туңдыргычлар, кер юу машиналары, электр һәм катнаш плитәләр, пешерү шкафлары, кондиционерлар, электр су җылыткычлар һәм башка кайбер товарлар кергән. Яңа исемлек алыштырылырга тиешле техник катлаулы товарларның артуы турында сөйли. Элеккесендә спутник телевидение комплектлары, электр һәм катнаш плитәләр, пешерү шкафлары, кондиционерлар, мониторлар юк иде.

Менә шушы товарларның җитешсезлеге 15 көн эчендә ачыкланса, кул­ла­ну­чының аннан баш тартырга яки алыштырып алырга хакы бар. Бу таләп "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законның 21нче маддәсе нигезендә 7 көн эчендә үтәлергә тиеш.

Шушы ук маддә ниге­зендә сатучының да тиз арада бу товарның сыйфатын тикшерү өчен (моңа 20 көн вакыт би­релә) сервис үзәгенә алып барырга хакы бар.

Әгәр сатуда кулланучы җитешсезлеге аркасында алыштырырга ниятләгән товар булмаса, аның таләбе 30 көн эчендә ка­нәгатьләндерелергә тиеш. Товар сыйфатлыга алыштырылган вакытта аның гарантия срогы шул көннән билгеләнә.

Н.Юзеева,

ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

тикшерү бүлеге

консультанты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев