Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ӘТИСЕ ҮРНӘГЕНДӘ

Кичке шәфәкъ нурлары сүнәргә дә өлгермәде, Иләбәр авылында яшәүчеләр клубка килә башлады. Шулай булмыйча, Кызыл Мишә үзешчәннәренең "Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда юлдаш моңлы көй" дип исемләнгән иҗат концерты булачагы турында игълан берничә көн күңелне ашкындырып торды. Кичәне мәдәният йортына мөдир итеп ике ай элек кенә билгеләнгән Сүрия Гаттарова...

Кичке шәфәкъ нурлары сүнәргә дә өлгермәде, Иләбәр авылында яшәүчеләр клубка килә башлады. Шулай булмыйча, Кызыл Мишә үзешчәннәренең "Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда юлдаш моңлы көй" дип исемләнгән иҗат концерты булачагы турында игълан берничә көн күңелне ашкындырып торды.

Кичәне мәдәният йортына мөдир итеп ике ай элек кенә билгеләнгән Сүрия Гаттарова үзенә генә осталык белән алып барды. Алкышлар сәхнәгә ветераннарның "Яшь йөрәкләр" ансамбле чыгуга ук башланды. Әлбәттә, сәхнәгә беренче адымнарын атлаучы яшьләргә дә тамашачы ихлас кул чапты. Кырыктан артык кеше катнашкан концертның һәр чыгышын санасак, озынга китә. Шулай да кайбер мизгелләрне күрсәтеп үтәсе килә. Әйтик, 74 яшьлек Фидаил Мәрдановның сәхнәгә чыгуы. Ул күп еллар элек үзе ясаган тальянда һәм яшел төстәге "Саратский" гармунында татар халык көйләрен уйный башлагач, кайбер тамашачыларның күзләрендә шатлык яшьләре дә күренде. Ә Тайфә Галимованың баянда уйнавы миңа элек-электән таныш атаклы музыкант Рокыя Ибраһимованы искә төшерде. Тайфә өлкәннәрнең фольклор ансамблен оештыручы да әле. Хезмәт ветераны Рәсимә Әхмәтова татар халык биюен яшьләргә хас осталык белән җитез башкарды. "Яшьлек" бию төркеме кызлары сәхнәгә чыккач, өлкән яшьтәге тамашачы Альфира Гыйльманова: "Казанныкылар кебек оста болар",- дип хозурланып куйды. Аннары Лилия Шамилова кызы Илзилә белән җырлап залны моңга күмде.

Моннан күп еллар Закир Шәкүров эшләгәндә Кызыл Мишә клубы "Районның иң яхшы мәдәният йорты" исемен йөртә иде. Хәзер аның кызы Сүрия Гаттарова, моны яхшы белгән хәлдә, мәдәният учагының эшчәнлеген тиешле югарылыкка күтәрергә тырыша. Иҗат концерты да моның ачык мисалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев