Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

АРМИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ...

Армия егетләрне физик яктан чыныктырып кына калмый, хисләрен дә чарлый, күңелендә шигырь туа торган кешегә әйләндерә икән. Түбән Утар авылыннан хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсендә хәрби бурычын үтәүче Алинур Шәяхмәтовның да өенә җибәргән шигырьләре инде байтак булган. Алар­ны укып егетнең әлегә бик кыска тормыш юлы белән дә танышырга, солдат хезмәтен дә...

Армия егетләрне физик яктан чыныктырып кына калмый, хисләрен дә чарлый, күңелендә шигырь туа торган кешегә әйләндерә икән. Түбән Утар авылыннан хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсендә хәрби бурычын үтәүче Алинур Шәяхмәтовның да өенә җибәргән шигырьләре инде байтак булган. Алар­ны укып егетнең әлегә бик кыска тормыш юлы белән дә танышырга, солдат хезмәтен дә күзалларга мөмкин:

"Узып китте бу универ тормышы,

Армиягә илтте гомер агышы.

Узар бер ел, күкрәк

киереп

Кайтырмын исән-сау йөреп".

Әйе, А.Шәяхмәтовның җәй айларына туры ки­ләчәк кайтыр көн­нәрен өйдә әти-әнисе, бабасы һәм ике сеңлесе һәм, әлбәттә, йөргән кы­зы көтә. Сөйгән яр турында әнисе Лилия ханымнан, кем әйтмешли, "шәхсән" кызыксындым. "Егетләрнең кызлары нигә булмасын инде",- диде ул сорап торасың тагын дигәндәй. Сүзгә, болар армия турында сөйләшәләр, ах­ры, диптер инде, колакка саграк Миңневәли абый да кушылды. "Алинур, армиягә барам, бабай, бармыйча ярамый, дип әйтте. Хәрби хезмәт чыныктыра ул. Мин үзем дә 1954-1955 елларда Чиләбедә хезмәт иттем бит. Бик матур шәһәр",- диде ул оныгы белән горурланып.

Казан энергетика университетында белем алган Алинурны армиягә былтыр 1 июльдә озаталар. Солдат форма­сы киюенең беренче көннәреннән үк ул үзен үрнәк итеп күрсәтә, ярышларда призлы урын­нарны гына ала. Сентябрь аенда инде 3273нче гаскәри часть командиры Грамотасына лаек була. "Рядовой Шаяхметов А. награждается за добросовестное выполнение служебных обязанностей, разумную инициативу, отличные показатели в боевой подготовке..." дигән юлларны укыйбыз полковник Р.Солтанов имзалаган Грамотадан.

Хәзер инде А.Шәяхмәтов взвод командиры урынбасары дәрәҗәсенә кү­тәрелгән. "Егерме укучым бар. Шулар белән даими занятиеләр үткә­рәм. Служба әйбәт бара, ял көннәрен көтеп алабыз", - дип яза икән Алинур. Хәер, бүгенге кәрәзле элемтә заманында солдат өчен хат язышу дигән нәрсә искереп бара. "Телефоннан көн саен диярлек сөйләшеп торабыз. Хәзер шунысы уңайлы. Солдатларны телефонлы иткән хөкүмәткә рәхмәт инде",- ди Лилия ханым.

"Абыем телефоннан сөй­ләш­кәндә үз частен мактый. Ватанны, туган нигезне, туган җирне, әти-әни, дуслар, туганнарны саклау, яклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Һәр солдатның исән-сау йөреп, изге бурычларын үтәп, кадерле әти-әнисе, туганнары янына сау-сәламәт кайтуын телибез. Әтиләрдән, бабайлардан үрнәк алып сабыр гына хезмәт итсен­нәр",- ди Саба аграр көллиятендә укучы сең­лесе Гөлинә.

Боларга өстәп, армиядә хезмәт итә батыр егет­ләр, дияргә генә кала. Без хәзерге вакытта­ Ко­раллы Көчләрдә хез­мәт­ итүче 100гә якын район­дашыбызның туган нигезләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын телик.

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев