23 май 2018 яңалыклары
-
Булат Ләйсән белән кечкенә Зәйнәпне роддомнан каршы ала [фото, видео]
17 май җырчы Ләйсән Гыймаева белән шоумен Булат Бәйрәмов өченче тапкыр әти һәм әни булды дип хәбәр иткән идек. Бүген Ләйсән белән кечкенә Зәйнәпне бәбиләр тудыру йортыннан чыгарганнар. Аларны иң якыннары, шул исәптән олы кызлары Таңсылу һәм Зифа да каршы алган.
-
Сөембикәлеләр – Казанда
Районыбызда алтынчы ел эшләп килүче «Сөембикә» хатын-кызлар клубына йөрүчеләр 18 май – халыкара музейлар көне уңаеннан Казанга экскурсиягә бардылар.
-
Р.Миңнеханов ватерполистларны Россия Суперкубогында җиңү белән котлады
"Синтез" спортчыларын хөрмәтләү Казан Кремлендә узды.
-
Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән
Фаҗига бүген иртәнге сәгатьләрдә Доргадан ерак түгел, Чепья - Куныр юлында килеп чыккан.
-
Замана баласы ничек һөнәр сайлый
Кичә Казан федераль университетында “Ачышлар төне” булды. Ул 2 меңнән артык тамашачы җыйган. Бу соңгы елларда булачак студентлар өчен үткәрелеп килә торган үзенчәлекле чараларның берсе. Һәрбер укыту юнәлеше ачык һавада үз чатырын булдырып, үз һөнәрләренә кызыксыну уятырга тырышты.
-
Тинчурин театрында “Гомер буе сине көтәм” спектакле премьерасы аншлаг белән үтте
22 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган «Гомер буе сине көтәм» спектакле премьерасы булды.
-
«Финикилы кейкпопслар»
Рецепт.
-
Татарстан агачлары 20 миллионга артты
Татарстан Республикасында агачлар утыртуның язгы сезоны тәмамланды, урманчылар аны урман-культура сезоны дип йөртә. Әлеге сезон кысаларында 20 миллион данә күләмендә 4000 гектар мәйданда урман культуралары утыртылды. Татарстанның урман фонды гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагачы, сабаклы имән һәм өянке каен кебек агачлар белән тулыланды.
-
“АвтоВАЗ”да “Приора”, “Калина” һәм “Гранта” машиналары җитештерү туктатыла
Завод Х-стильдәге яңа машиналар чыгара башлауга күчә.
-
Илшат Вәлиев бәрәңгене “яңача” утырта [видео]
Җырчы Илшат Вәлиев инстаграмга кызыклы видео урнаштырган. Бәрәңгене “яңача” – заманча технология кулланып утырталар. Кадрлардан күренгәнчә, кулдан ясалган өч япьле тимер торбалар ярдәмендә җирдә тишек ясап кына баралар. Бәрәңгене шунда салып, артыннан күмеп кенә куясы.
-
Теләчедә, Россиядә беренчеләрдән булып, сыекландырылган газ җитештереләчәк - Илдус Зарипов
“Безнең хыял – тиз арада заводны эшләтеп җибәреп, авыл хуҗалыгы техникасын шушы ягулыкка күчерү”, - дип белдерде район башлыгы.
-
Казанда Славян язуы һәм мәдәнияте көне зурлап билгеләп үтелә
Бәйрәм тантанасы иртәгә, 24 майда, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында була.
-
Уйна, уйна утызда!
“Гомер уза, җитте кыз да утызга...” дигән җыр сүзләрен үзгәртергә туры килмәгәе. Түрәләр балачакны 30 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткән. Сәбәбе дә билгеле: бүгенге мәгълүмат ташкыны заманында бала-чаганың үсеп җитүе тоткарлана, ди.