23 ноябрь 2019 яңалыклары
-
«Юл хәрәкәте иминлеге көне»
Безнең Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча системалы рәвештә эшләр алып барыла. Бүген дә бакчабызда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. һәм Саба районы буенча ИАЗ ОГИБДД ОМВД полиция капитаны Гаянова Г.Ф. катнашында Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү көне билгеләп үтелде.
-
"Үләннәрнең шифасы" дип исемләнгән әңгәмә
Сатыш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүчеләр белән "Үләннәрнең шифасы" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Очрашу барышында сәламәтлек өчен файдалы булган үләннәрне дөрес итеп җыю, киптерү һәм файдалана белү турында тулырак мәгълүмат тупладылар. Күргәзмәгә куелган һәр үлән турында кычкача аңлатма бирелде. Чара барышында үлән чәе дә ясалды, һәр катнашучы үләннәрнең көндәлек томышта ничек кулланулары турында сөйләделәр.
-
“Ак Барс” хоккейчылары Нур-Солтан шәһәрендә җиңү яулады
“Ак Барс”ның яңа уенчысы беренче матчында 3 пасы һәм 1 голы белән 4 очко җыйды.
-
Казанче Бигәнәй авылы зираты янында су агымын турайту
Казанче Бигәнәй авылы зираты янында эрозия һәм ишелү процесслары булу сәбәпле, "ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ хезмәткәрләре су агымын турайтуны эшләрен төгәлли. Шулай ук Казанче Бигәнәй зиратыннан алып Казанче Бигәнәй авылына кадәр юлларны төзекләндерү эшләре бара. Ремонтлаучы юлларның озынлыгы-1050 м.
-
Чаллыда торак йортның балконы янып беткән
Янгын 12 кв метр мәйданга зыян салган.
-
Киләсе ялларда Татарстанда явым-төшемсез салкын һава торышы булачак
23-24 ноябрьдә көндез һава температурасы -10 градус, төнлә -14 градус булыр дип көтелә.
-
Республика смотр-конкурсында 2 нче урын
Сәйфетдинова Гөлшат Зөфәр кызы Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында үткәрелгән «куркынычсызлык белемнәре шкатулкасы»республика смотр-конкурсында 2 нче урынны яулады
-
Международный день акварели
23 ноября отмечается Международный день акварели (World Watercolor Day). Инициатором учреждения праздника стал мексиканский художник Альфредо Гуати Рохо (исп. Alfredo Guati Rojo, 1918-2003). Именно он, будучи выдающимся художником-акварелистом, а также убеждённым в том, что акварель способна не хуже живописи маслом передавать красоту мира, в 1991 году предложил ежегодно 23 ноября проводить Международный день акварели.