24 март 2022 яңалыклары
-
Счетларны һәм активларны ирекле декларацияләүнең дүртенче этабы башланды
Программаның максаты-физик затларның (шул исәптән Россия Федерациясеннән читтә дә) капиталының һәм мөлкәтенең сакланышын хокукый гарантияләр белән тәэмин итү.
-
Тимершык авылында Нәүрүз бәйрәме үтте
Яз үз хокукларына керә. Ә аның белән бергә якты, язгы Нәүрүз бәйрәме дә килә. Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, яз килүгә шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөрешәләр.
-
Ирләр командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионаты нигезләмәсе
Уеннар апрель аенда башланып китә.
-
Әлмәттә бер эт урам буйлап кеше башын өстерәп барган
Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.
-
Иҗтимагый палатада инвалидларны тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча "кайнар линия" узачак
Инвалидларны үз вакытында тернәкләндерү чаралары, протез-ортопедик эшләнмәләр, абсорбияли торган кием һәм башка махсус чаралар белән тәэмин итү – бу мәсьәләгә һәрвакыт Татарстан Республикасы Президенты каршындагы инвалидлар эшләре Советы, республика Хөкүмәте тарафыннан зур игътибар бирелде. Ул бүген ничек хәл ителә?
-
Шәмәрдән авыл мәдәният йорты китапханәләр белән берлектә яшьләр өчен «Без эчә торган су» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр
Укучыларга тере суның нинди зур әһәмияткә ия булуын аңлату максаты белән «Су - яшәү чыганагы» уенында катнашырга тәкъдим ителде.
-
2007-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча "Снежный Снайпер" ярышлары узды
Ярышлар Татарстан Республикасының спорт министрлыгы, биатлон федерациясе һәм Спорт әзерлеге үзәге («ТР спорт һәм туризм министрлыгының дәүләт автоном учреждениесе») тарафыннан уздырылды.
-
Югары Симет авылында Нәүрүз бәйрәме
Бәйрәм җыр, бию, театраль тамаша, балалар һәм өлкәннәр катнашында төрле уеннар белән үрелеп барды. Авыл халкы коймак белән чәй эчте, казанда пешкән Нәүрүз боткасыннан авыз итте.
-
Кукмара районында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, ир белән хатын имгәнгән
«Лада» автомобилен йөртүче хатын-кыз идарәсен югалткан һәм машина әйләнеп капланган.
-
АО «Транснефть – Прикамье» повышает надежность производственных объектов
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республиках Татарстан и Удмуртия. Мероприятия выполнялись в рамках программы технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта.
-
Алтмыш яшь — алтын яшь
“Үзең кешелекле булган өчен олылыйбыз сине бүген без”. Әлеге сүзләр юбилярның бөтен тормышын, хезмәтен, эчке дөньясын чагылдырып, узылган 60 еллык гомер юлларына бәя булып яңгырады кебек. 19 мартта Югары Шытсу авылында туган, Түбән Шытсу мәктәбендә мөгаллим, озак еллар директор булып эшләгән Шәйхенур Гатаулла улы Әхмәдуллинның портрет кичәсендә авылдашлары хөрмәтләрен әлеге сүзләр аша җиткерделәр.
-
Нәүрүз килә, Нәүрүз!
Кышкы салкын көннәрдән соң күк йөзен балкытып, җирне җылытып, җаннарны иркәләүче кояшның нурлары безгә Нәүрүз бәйрәмен алып килә. Бу атнаның ял көнендә – 27 нче мартта районыбыз халкын әлеге матур бәйрәмне каршыларга район мәдәният йорты каршындагы мәйданга чакырабыз.
-
Гидрометеорология идарәсе апрельгә һава торышын фаразлады
Апрельдә һава температурасы республика буенча нормадан югарырак булачак, айлык уртача температура 4,4 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана.
-
Татарстанда 8 градуска кадәр җылы булачак
Синоптиклар көньяк-көнбатыштан талгын җил һәм бозлавык вәгъдә итә.