Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гидрометеорология идарәсе апрельгә һава торышын фаразлады

Апрельдә һава температурасы республика буенча нормадан югарырак булачак, айлык уртача температура 4,4 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров апрельдә һава торышы буенча мәгълүмат бирде.

«Апрельдә һава температурасы республика буенча нормадан югарырак булачак, айлык уртача температура 4,4 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана», — диде ул гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында.

Май, июнь, июльдә һава торышы норма тирәсендә. Сентябрьдә температура нормадан югары, явым-төшем норма тирәсе булыр дип көтелә. Сентябрьдә температура уртача 11 градус булыр дип фаразлана. 

Бүген көндез 2 градустан алып 7 градус җылы, аяз, җомга урыны белән юеш кар явуы ихтимал, көндез 1, 6 градус җылы булачагын әйтте. Шимбә җил чыгарга мөмкин. 27 мартта көндез юеш кар, урыны белән буран һәм көчле җил чыгуы ихтимал. Көндез 0 градустан 5 градуска кадәр җылы булачак. 28-31 мартта юеш кар фаразлана, 0 градустан 5 градуска кадәр җылылык көтелә. 

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев