Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кукмара районында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, ир белән хатын имгәнгән

«Лада» автомобилен йөртүче хатын-кыз идарәсен югалткан һәм машина әйләнеп капланган.

Кичә кичке уннар тирәсендә Кукмара районының Иске Йорт авылы янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобиленең йөртүче хатын-кыз, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

«Авария урыныннан төрле тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны (ул рульдә булган) һәм ир-ат пассажирны хастаханәгә озаттылар», — дип искәртте шаһитлар.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, зыян күрүчеләр — ир белән хатын. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев