Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә бер эт урам буйлап кеше башын өстерәп барган

Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Кичә Әлмәттә яшәүчеләр бер этнең урам буйлап кеше башын өстерәп баруына игътибар иткән. Әлеге коточкыч хәлнең шаһитлары урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакырткан.

Видеокамера язмаларын өйрәнгәннән соң, этнең урам буйлап кеше башын гына түгел, ә кеше гәүдәсенең башка өлешләрен дә (аяк, кул һ.б.) сөйрәп баруы аңлашылган.

Хәзерге вакытта экспертиза билгеләнгән. Чыганак мәгълүматлары буенча, әлеге калдыклар узган ел ахырында югалган һәм эзләүдә булган 19 яшьлек Әлмәт кешесенеке булырга мөмкин. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның психика белән бәйле проблемалары булган.

Барлык сорауларга да экспертиза үткәрелгәннән соң ачыклык керәчәк. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев