25 апрель 2018 яңалыклары
-
Зиннәтулла Билалетдинов “Ак Барс” белән бәйле киләчәге турында әйтте
Казан командасының баш тренеры сүзләренчә, аның контракты ике елга каралган.
-
"Саба дулкыннары" иҗат коллективы журналистлар конкурсының “Иң яхшы радиосюжет” номинациясендә җиңү яулады
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе филиалының иҗат коллективы массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарәләр темасын иң яхшы яктырту буенча игълан ителгән конкурста “Иң яхшы радиосюжет” номинациясендә җиңү яулап, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
“Ир-атлар рәхмәт әйтәчәк!”
Күршеләребез өченче суыткыч сатып алды. Юк, ватылганга күрә түгел, фатирда рәттән өчәү эшләп торалар әнә. Альбина өйдә торт пешерү белән һәвәсләнеп китте. “Социаль челтәрләр аша баллы ризык сорап мөрәҗәгать итүчеләр артканнан-арта”, – ди хуҗабикә, ике җиңен сызганып. Ә тортларны саклау өчен суыткыч кирәк. Тик күршебезнең тәгәрмәченә таяк тыгып маташучылар да бар икән. Өйдән чыкмыйча акча эшләп ятучылардан Президентка да зарландылар.
-
Казанда Чуйков һәм Мусин урамнары чатында җитди һәлакәтт
Яңа Савин районында “Лада Веста” һәм “КИА” бәрелешкән.
-
Сабаның "Микс" бию коллективы "Вятские выкрутасы" конкурсында
Нократ Аланы шәһәрендә Идел буе федераль округының Н.В.Худыны исемендәге "Вятские выкрутасы" бию фестиваль-конкурсы булып узды.
-
“Кызыгыз мәет юа беләме?” (Язмыш)
Язгы сулар кузгалгач, гел Нурлы апа искә төшә. Авыл уртасыннан юл күтәртеп, асфальт салынганда, тыкрык турына торба салырга оныталар. Ә басудан төшкән су йорт каршындагы канауга гына сыешмый, ел да Нурлы апаның өенә керә башлый. Ялгыз карчыкның ай-вайларын ишетүчеләр аз булгандыр, күрәсең. Нурлы апа зарын республика матбугатына гел хәбәр итеп торды.
-
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 13 нче тапкыр оештырыла. Татар теле өчен бу бәхетле санмы?
26 нчы апрельдә Казанда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе милләттәшләрне 13 нче тапкыр җыячак. «Бу татар теле өчен иң авыр елларның берсе булды», – дип белдерде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин даими акцияне оештыруга багышланган матбугат конференциясендә.
-
Эвакуациягә - уңай билге
Кемероводагы сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң халыкны куркыныч турында кисәтү, эвакуацияләү, хәбәр итү системаларының төзеклеген тикшерү белән бәйле чаралар күрүгә игътибар нык артты.
-
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан башкаласында тантаналы чаралар узачак
26 апрельдә Татарстан башкаласында, елдагыча, Габдулла Тукай зурлап искә алыначак һәм Шигърият бәйрәме уздырылачак.
-
Патшалар сые, яки Ташкент пәхләвәсе
Төрек кафеларында пәхләвенең катлы-катлы камырдан пешерелгән вариантларын еш авыз итәбез. Ә менә Рәҗия апа пешергәне аларга охшамаган булып чыкты. Үзбәк пәхләвәсе үзенә бер төрле икән.
-
Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-атлары арасында волейбол чемпионатының уеннары
2018 елның 23 апрелендә Байлар Сабасы спорт комплексында Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында чемпионатның йомгаклау уеннары һәм бүләкләү тантанасы узды.
-
Татарстан елгаларында су кими башлады
Азнакай һәм Нурлат районнарында түбәнлекләрдәге күперләр су астында кала һәм алар буйлап хәрәкәт ябык.
-
«Пергаменттан цифрга»
Саба муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Альбина Сираҗетдинова Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли «Пергаменттан цифрга» конференциядә катнашты.
-
Бәя үссә үссен...
Әллә язны көтә-көтә тәмам арып беткәннәрме, илдә яшәүчеләр арасында бәяләр артуга борчылу белдерүчеләр саны кимегән. “Левада-үзәк” үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче һәр өч кешенең берсе бу хакта сорагач, кул гына селтәгән. Белгечләр россиялеләрне барыннан да бигрәк нинди проблемалар борчый, дигән сорауга җавап табарга тырышкан.
-
Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән очрашачак
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.