25 апрель 2020 яңалыклары
-
Мамадышта көчле җил офис бинасы түбәсен алып аткан
Зыян күрүче кешеләр юк.
-
Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 27 метрга кадәр көчәячәк.
-
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Контроль сәгате» үткәрде
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде.
-
Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 65 яңа очрагы ачыкланган
Инфекцияле кешеләр арасыннан егермесе хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.
-
«Мин татарча сөйләшәм» чарасы иртәгә онлайн форматта була
Бәйрәм концертында Taraf, KMBLGN, Бәллүр, Азат Гыймадиев, Tatarboy, Abadeli, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, һәм башкалар көтелә.
-
Югары-Утар балалар йортында ТАССР тарихы белән бәйле чара оештырылды
ТАССР төзелүенә 100 еллык, Саба районына 90 еллык, Бөек Җиңүгә 75 еллык уңаеннан 2020 елның 23 апрель көнне тәрбияче Шайхиева Елена җитәкчелегендә Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле чара оештырылды.
-
Хәтер сәгате
24 нче апрель көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән Чернобыль АЭСдагы вакыйгалар турында онлайн дәрес үткәрде.
-
«Татавтодор» АҖнең Саба филиалында техник карау
2020 елның 24 апрелендә өзлексез эшләүче оешмада - «Татавтодор» АҖнең Саба филиалында, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, техник карау графигы нигезендә, район юлларына хезмәт күрсәтүче үзйөрешле техникага һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
-
Мордовиядә «Җиңү көне» җырын рус, мокша һәм эрзә телендә башкардылар
Идел буе федераль округында җыр марафоны старт алды, анда катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, танылган җырны туган телләрендә башкарачак.
-
«Халык көйләрен иң яхшы башкару» дистанцион конкурсы
Саба балалар сәнгать мәктәбенең баян сыйныфы укучылары арасында «Халык көйләрен иң яхшы башкаручы» дигән дистанцион конкурс узды. Укучылар РФ һәм ТР халык җырларын һәм биюләрен башкардылар. Жюри башкарылган көйнең сәнгатьлелеге һәм чисталыгыннан чыгып бәя бирде.