Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йортында ТАССР тарихы белән бәйле чара оештырылды

ТАССР төзелүенә 100 еллык, Саба районына 90 еллык, Бөек Җиңүгә 75 еллык уңаеннан 2020 елның 23 апрель көнне тәрбияче Шайхиева Елена җитәкчелегендә Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле чара оештырылды.

Бу чарабызның максаты – туган җиребезгә мәхәббәтне үстерү, аны сакларга, тарихын өйрәнү.

ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор.Чарабызың башында тәрбияче балаларга  республикабызның тарихы, традицияләре, культуралары белән таныштырды. Шула ук, без балалар белән бу темага кагышлы видео карадык. Видеоны балалар зур кызыксыну белән карады. Кино барышында алар үзләрен тыныч тоттылар. Видео караганнан  соң, алар сораулар бирделәр, балалар тәрбияче белән бергәлектә бу видеоның эчтәлеген сөйләделәр. Аннары “Тарих битләре буенча” дип аталган викторина үткәрелде. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр. Соңрак без балалар белән бу чарага кагылышлы мендәр тектек. Мендәрләребез бик матур чыкты. Чара Татарстан гимны белән тәмамланды.

Бу чара бик кирәкле һәм файдалы булды. Балаларга бик ошады.

Тәрбияче: Шәйхиева Елена Александровна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев