Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм» чарасы иртәгә онлайн форматта була

Бәйрәм концертында Taraf, KMBLGN, Бәллүр, Азат Гыймадиев, Tatarboy, Abadeli, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, һәм башкалар көтелә.

Һәр ел саен 26 апрель көнне Казанның Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында концерт уза иде. Быел ул унбишенче тапкыр һәм онлайн форматта була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Чараны 14.00 сәгатьтә «ВКонтакте» челтәрендә, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең рәсми төркемендә карап булачак.

Концерт алдыннан шәһәрнең мәктәп укучылары һәм югары йортлары студентлары татарлар белән бәйле Казанның урыннарында квест уза. Онлайн-квестның җиңүчеләре дә 26 апрель көнне игълан ителәчәк.

«Мин татарча сөйләшәм» программасында яңа артистлар, икетеллелекне оныткан оешмаларга антипремия, төрле илләрдә яшәүче татарлар белән репортажлар, яңа татар проектларын булдыручы яшьләр өчен премия биреләчәк.

Шулай ук чакырулы артистлар арасында интернетта узган музыкаль конкурс җиңүчеләре дә чыгыш ясаячак. Иң кызыгы — эстрада артистлары белән дуэтлар була. Музыкантлар: Taraf, KMBLGN, Бәллүр, Азат Гыймадиев, Tatarboy, Abadeli, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев