Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мамадышта көчле җил офис бинасы түбәсен алып аткан

Зыян күрүче кешеләр юк.

Мамадышта офис бинасы түбәсен көчле җил алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Көчле җил Совет урамындагы бер катлы офис бинасыннан түбәне алып ату турында ашыгыч хезмәтләрне чакыра торган 112 бердәм номерына хәбәр иткәннәр,

Зыян мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил иткән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда бик көчле җил көтелүе сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителгән.

Якын арада Татарстан Республикасы территориясендә секундына 25-27 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев