26 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
"Сәлам студент, хәлең ничек?" дигән күңел ачу программасы
23 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Россия студентлары көненә багышланган "Сәлам студент, хәлең ничек?" дигән күңел ачу программасы уздырдылар. Чара күңелле иҗади атмосфера булдыру, бәйрәм тарихы һәм аның барлыкка килүе турында белемнәрне киңәйтү максаты белән узды. Алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң студентлар үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр.
-
Татарстанда Халыкара Туган телләр көнен 170 ысул белән билгеләп булачак
Вакыйгаларның кайберләре онлайн-форматта узачак.
-
Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен «Холокост фаҗигасе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате
27 гыйнвар - Освенцим лагерен азат итү көне алдыннан Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен «Холокост фаҗигасе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. 6 нчы сыйныф укучылары Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. белән бергә Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның Холокост исеме астында тарихка кереп калган варвар җинаятьләре турында сөйләштеләр.