Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Сәлам студент, хәлең ничек?" дигән күңел ачу программасы

23 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Россия студентлары көненә багышланган "Сәлам студент, хәлең ничек?" дигән күңел ачу программасы уздырдылар. Чара күңелле иҗади атмосфера булдыру, бәйрәм тарихы һәм аның барлыкка килүе турында белемнәрне киңәйтү максаты белән узды. Алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң студентлар үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр.

 «Зирәклеккә имтихан», «Сораулар», «Шпаргалка» бәйгеләрендә катнаштылар, шаян биремнәр үтәделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Программа кызыклы, бай эчтәлекле булды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев