Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен «Холокост фаҗигасе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

27 гыйнвар - Освенцим лагерен азат итү көне алдыннан Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен «Холокост фаҗигасе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. 6 нчы сыйныф укучылары Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. белән бергә Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның Холокост исеме астында тарихка кереп калган варвар җинаятьләре турында сөйләштеләр.

Балалар белән тигез әңгәмә алып бару өчен китапханә мөдире балаларда Холокостның нәрсә икәнен, холокостны геноцидка тиңләштерергә мөмкинме, алар нинди концентрацион лагерьларны атый ала икәнлеген ачыклады. Һәм нәрсә ул расизм? Мәгълүмат сәгате видеоматериаллар, электрон презентация һәм шигырьләр белән үрелеп барылды. Чара ахырында катнашучылар концлагерьларда һәлак булган барлык милләтчелек корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге чара катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Толерантлык тәрбияләү проблемасы безнең көннәрдә актуаль булып тора, чөнки кеше мөнәсәбәтләрендә киеренкелек кискен артты. Холокост турында хатирәләр безгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешүен тагын бер кат искә төшерделәр. Без хәтерлибез - без исән…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев