28 сентябрь 2020 яңалыклары
-
«Игенче» җәмгыятендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан ООО"Игенче" җәмгыятендә авыл хуҗалыгы тармагында төрле елларда хезмәт куйган ветераннарга күчтәнәч пакетлары таратылды.Азык -төлек җыелмасы салынган пакетларга 8 авылда яшәүче 270ләп кеше лаек булды.
-
Грипп сәбәпле, Россиядә 111 мәктәпне карантинга япканнар
Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел.
-
«Йолдызлар кабына»
26 сентябрь көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре Сүлә авыл мәдәният йорты мөдире, Курсабаш авыл китапханәсе мөдире һәм Түбән Утар авыл клубы мөдире белән берлектә уңыш бәйрәменә багышланган концерт программасы оештырдылар.Чараны үткәрүдә чакырылган «Vip Star» яшьләр төркеме зур өлеш кертте . «Йолдызлар кабына» дип аталган концерт тамашачыларны җыйды, алар яшь артистлар чыгышын бик теләп карадылар һәм көчле алкышлар белән яңгырадылар. Шулай ук «Көз бүләкләре» күргәзмәсе дә оештырылды.
-
Татарстанда республиканың беренче хөкүмәте оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәләр
ТатЦИКның беренче пленар утырышында АТССР Халык комиссарлары советы оештырылган һәм аның рәисе сайланган.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 00 час. до 09 час. 29 сентября 2020 г.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түләүсез онлайн дәрескә чакыра
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Чираттагы дәрес барышында “Лин Вектор” компанияләр төркемен үстерү буенча директор Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне гамәлгә ашыруның гамәли кейслары һәм сакчыл җитештерү элементлары белән курс үткәрәчәкләр.
-
Татарстанда бер көндә 1,2 млн агач утырттылар
Республикада «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды.
-
Эксперт кемнәргә ике пенсия түләнергә тиеш булуын әйтте
Ике пенсиягә хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тол хатыннары дәгъва кыла ала.
-
Октябрьдә Согуд Гарәбстанында Мәккәгә кече хаҗ кылу яңадан рөхсәт ителәчәк
Хаҗ кылу этаплап һәм коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын үтәү шартларында яңадан башлана.
-
Татарстанда сентябрь ахырына кадәр коры һәм җылы һава торышы сакланачак
Уңайлы һава шартлары төбәктә көчле көнбатыш антициклоны нәтиҗәсендә урнашты.
-
“Көз бүләкләре”
22 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре уңыш бәйрәме кысаларында “Көз бүләкләре” – күргәзмә, шул тематикада фотозона ясадылар. «Кабак кына димәгез!» дип исемләнгән мастер класс оештырылды. Фатхриева Гүзәл кабактан торт пешерү серләренә төшендерде, рецепт белән таныштырды. “Кабакның файдалы үзлекләре” дигән исем астында стенгазета эшләнде.
-
Татарстан студентлары 2 млн сумнан артык грант отты
Студентлар клубларының милли лигасы Бөтенроссия слеты Казанда 26 сентябрьдә тәмамланды.
-
Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары: ковидка каршы чараларны бозу күп тапкырга арткан
Ике атна элек көнгә 200-400 хокук бозу теркәлә иде, хәзер - 500-600, дип билгеләде Алексей Соколов.
-
Рөстәм Заһидуллинга күкрәк билгесе тапшырылды
25 сентябрь көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы һәм Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Султанова Сирень Мингазетдин кызы РФ мәдәният учрежденияләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасының отчёт-сайлау җыелышында катнаштылар.
-
Җәяүлеләр кичү юлларын төзекләндерү
Шекше һәм Сәрдә авыллары җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җәяүлеләр кичүе төзекләндерелә.