28 декабрь 2018 яңалыклары
-
Кешегә үпкәләп торсаң...
Физик мөмкинлеге чикләнгән хатын-кызлар арасында узган “Татарстанның энҗе бөртеге” дип аталган бәйгедә Саба районының Иштуган авылында туып үскән 29 яшьлек Регина Иванова беренче урынга лаек булды. “Кызлар арасында иң өлкәне идем. Шуңа күрә җиңәрмен дип көтмәдем дә”, – ди ул үзе.
-
Аналитиклар 2019 елда ихтыяҗ иң зур булачак һөнәрләрне атады
Алар арасында кушымталар эшләү буенча белгечләр, UI/UX-дизайнерлар, мәгълүмат аналитиклары бар.
-
Күлмәк ‒ җырның дәвамы
Җырчы Ильвинаның сәхнәгә чыккан беренче киемен әнисе әлегәчә кадерләп саклый икән. Ильвина моның турында үзенең инстабитенә язып элгән.
-
Яңа ел табыны быел күпмегә төшә?
Яңа ел табыны Татарстан кешесенә быел 12 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Гәрчә, Росстат мәгълүматлары буенча, ашамлыклар бәясе 2 процентка гына күтәрелгән. Азатлык сорауга җавап эзләп, кибеткә юл тотты.
-
“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү
“Саба таңнары” газетасы редакциясендә район суды матбугат хезмәте пресс-сәркатибе һәм суд рәисе ярдәмчесе катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрелде.
-
Татарстанда район «ашыгыч ярдәм» машиналары өчен бердәм диспетчерлык үзәге булдырылачак
Пациентка иң якын урнашкан бригада чакыру буенча барачак.
-
Мә сиңа да мә миңа. Кемгә нәрсә бүләк итәсе?
Якыннарга, дусларга нәрсә бүләк итәргә? Яңа елга санаулы көннәр генә калды бит! Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дибез дә, тик барыбер бүләкнең күңелгә хуш килә торганын көтәбез. Туганнарга, хезмәттәшләргә, дусларга – һәрберсенә ярарга кирәк. Кыскасы, җиңел эш түгел бу. Ел саен бер үк төрле нәрсә дә биреп булмый...
-
Лесхоз мәдәният йортында укучылар өчен район Башлыгының Чыршы бәйрәме
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Гүзәл Уразова юл кырыенда нишли
Гадәттә, Яңа ел алдыннан эстрада артистларының бәйрәм чыгышлары күбәя.
-
Президент чыршысында
Һәр елны республиканың иң сәләтле һәм актив укучыларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Татнефть-арена» боз сараена мәртәбәле чарага – Чыршы бәйрәменә җыя.
-
Яңа елдан соң казанлыларны тере чыршыларны җыю акциясенә кушылырга чакыралар
Җыелган агачлар барысы да Югары Ослан районының Шеланга авылында һәм Биектау районының Әлдермеш авылында фермер хуҗалыкларына юл тотачак.
-
Казанның Кыш бабайлар парады
Бүген Казанның Бауман урамында беренче тапкыр Кыш бабайлар парады узды. Барлык теләүчеләр дә кушыла алган әлеге чарада "Халык Кыш бабае" исеменә дәгъва итүчеләр катнашты.
-
Көндез республикада -10 градус салкын булачак
Татарстан территориясендә карлы салкын һава торышы саклана.