28 декабрь 2018 яңалыклары
-
2019 елда иминият пенсиясе аена 5334,2 сум тәшкил итәчәк
Эшләмәүче пенсионерларга арткан иминият пенсияләрен түләү 4 гыйнвардан башланачак.
-
Татарстан прокуратурасы Казан мәктәбе спорт залында чүгәләп уку фактын тикшерә
324 укучыга исәпләнгән мәктәптә ике сменада 568 бала укый.
-
Искәндәр Шакиров 10 кило ташлаган. Тиз ябыгу серен ача
Күптән түгел яшь энергияле җырчы Искәндәр Шакиров «Сәхнә» журналы белән махсус интервьюсында үзенең бер ай эчендә ун килога ябыгуының серләре белән уртаклашты. Җырчы егеткә кыска вакыт эчендә кинәт ябыгуы аркасында барлык гардеробын да алыштырырга туры килгән икән.
-
2018 елда Татарстан халкының яртысы диярлек спорт яки физкультура белән шөгыльләнде
ГТО комплексының сынау нормативларын үтәүдә катнашкан кеше саны - 322 меңгә якын.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Яңа ел балы узды
27 декабрь көнне Хөснулла һәм Алагияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә, Эльза биләмәсендә Яңа ел балы узды.
-
Чаллыда корпоративта булган массакүләм сугышуның видеосы чыкты
Бу кадрлар белән социаль челтәрдән кулланучылар уртаклашты.
-
Владимир Путин штрафларны ташлама белән түләү вакытын озайту турында закон имзалады
Әгәр почта буенча заказлы хат итеп җибәрелгән штраф турындагы карар күчермәсе тоткарланса, аларны 50 процент ташлама белән түләп булачак.
-
Яңа ел ТНВда яңа сериалдан башлана
Тамашачылар мелодраманың барлык сериалларын күрә алачак.
-
“Бик озак көлеп искә төшердек” – Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә әтисен искә ала
Танылган баянчының кызы Миләүшә Салихова мәрхүм булган әтисе белән бәйле күңелле хатирәне сөйләргә булган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә яза.
-
2019 елда БДИ тапшыру вакытлары билгеле
IX һәм XI сыйныфларны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе, узган ел белән чагыштырганда, җитди үзгәрешләр кичермәячәк.
-
Хөрмәтле Рәис Нургалиевич!
Сезгә һәм сезнең район халкына 2018 елда Казан территорияләрендә авыл хуҗалы ярминкәләре үткәргәнегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сез безнең шәһәрдә яшәүчеләргә даими рәвештә яхшы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек тудырасыз. Сезнең җиңел булмаган мөһим хезмәтегез нәтиҗәсендә республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүдә тотрыклы үсеш саклый һәм аның чәчәк атуына нигез булып хезмәт итә.
-
Өтернәс авылында яшәүче Юнис Нурислам улы Гайнетдиновка - 90 яшь
Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмир Шайхетдинов котладылар.
-
Фирдүс Тямаев ни өчен төрмәгә эләгүен аңлата (ФОТО, ВИДЕО)
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Казанның 19 колониясендә тәрбияви хәйрия концерты куйган. "Үзебезнең инициатива белән барып, Яңа елга тәрбияви бүләк ясадык. Күптән барасы килгән иде", - дип уртаклашты җырчы "Матбугат.ру белән.
-
Россия Президенты хайваннарга карата җаваплы мөгамәлә турындагы законны имзалады
Закон проекты сигез ел дәвамында Дәүләт Думасында тикшерелде, 2018 елның 19 декабрендә ул өченче укылышны узды.
-
2019 елда Пенсия фонды пенсионерның цифрлы социаль картасын кулланышка кертәчәк
Карта пенсионерларга һәм пенсия яшенә җитүчеләргә нинди льготалар каралганын билгеләргә ярдәм итәчәк.