Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бик озак көлеп искә төшердек” – Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә әтисен искә ала

Танылган баянчының кызы Миләүшә Салихова мәрхүм булган әтисе белән бәйле күңелле хатирәне сөйләргә булган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә яза.

“Иртәнге 5тә әти Башкортстанга китте. Мин калдым. Уянгач, гадәттәгечә әтигә шалтыратам. Ә ул миңа әйтә: “Кызым, мин билетлар урынына алмалы пакетны күтәреп киткәнмен. Башкортстанга барып җиткәч кенә күрдем.

Алма да, билетлар да кара пакетларга салынган иде шул, әти карап та тормаган. Ерак юлга менә шундый “афишалар” күтәреп чыгып киткән. Бу хәлне бик озак көлеп искә төшердек”, дип яза Миләүшә.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев