Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Казанның 19 колониясендә тәрбияви хәйрия концерты куйган. "Үзебезнең инициатива белән барып, Яңа елга тәрбияви бүләк ясадык. Күптән барасы килгән иде", - дип уртаклашты җырчы "Матбугат.ру белән.
"Кайсыбызның әтиләре, абыйлары, туганнары тоткында Алла ярдәм бирсен, исән-имин чыксыннар. Бөтен көчемне җыеп җырлап чыктым!" дип яза Фирдүс Тямаев. Татарстанның җәзаларны үтәтү хезмәте һәм 19 колония коллективы артистка Рәхмәт хатлары да тапшырган.
Фото: скриншот инстаграм


Нет комментариев