27 декабрь көнне Хөснулла һәм Алагияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә, Эльза биләмәсендә Яңа ел балы узды.
Бәйрәмгә Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук әкият геройлары: кар бөртекләре, Кар бабай Олаф, убырлылар Аида, Иргола, Глэрия һәм 2019 ел хуҗасы килде. Балалар зур кызыксыну белән тамашаны карадылар, Яңа ел чыршысы янында әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, бәйгеләрдә катнаштылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы һәр балага Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Нет комментариев