2018 елда Татарстан халкының яртысы диярлек спорт яки физкультура белән шөгыльләнде
Спорт яңалыклары

2018 елда Татарстан халкының яртысы диярлек спорт яки физкультура белән шөгыльләнде

ГТО комплексының сынау нормативларын үтәүдә катнашкан кеше саны - 322 меңгә якын.

Татарстанда халыкның 45% спорт белән шөгыльләнә, бу хакта Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Бүген "Демография“ илкүләм проекты кабул ителде, ләкин анда спорт аерым пункт буларак кермәгән. Без "Спорт — яшәү нормасы“ ярдәмче программасы эчендә 2024 елга ил буенча спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүче кешеләр санын 55% ка җиткерергә тиешбез. Бүген ил буенча уртача күрсәткеч - 37%, бездә 45% якын, без бу юнәлештә лидерлар", - дип сөйләде Владимир Леонов.

ГТО комплексының сынау нормативларын үтәүдә катнашкан кеше саны -  322 меңгә якын. Бу тема буенча министр шулай ук үз фикерен җиткерде: "Масстартлар, ГТО комплексы сынаулары спорт белән профессиональ шөгыльләнмәгән кешеләрне спортка җәлеп итә. Бу чыннан да эшли, чөнки танышларым да чаңгыга бастылар, йөгерә һәм йөзә башладылар". 

Фото: архив/Михаил Захаров, Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев