Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин штрафларны ташлама белән түләү вакытын озайту турында закон имзалады

Әгәр почта буенча заказлы хат итеп җибәрелгән штраф турындагы карар күчермәсе тоткарланса, аларны 50 процент ташлама белән түләп булачак.

Россия Президенты Владимир Путин автомобильчеләргә юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы хәбәр почтада тоткарланган очракта, аны ташлама белән түләү вакытын озайту турында закон имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет–портылында чыкты. Бу турыда «РИА-Новости» хәбәр итә.

Әгәр почта буенча заказлы хат итеп җибәрелгән штраф турындага карар күчермәсе тоткарланса, аларны 50 процент ташлама белән түләп булачак.

Законда гражданинга таашлама белән түләү өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә ачыклык кертә.

ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта 50 процент ташламаны озайту турындагы закон проекты Россия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән иде.

Фото: https://pixabay.com | 3dman_eu

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев