Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан прокуратурасы Казан мәктәбе спорт залында чүгәләп уку фактын тикшерә

324 укучыга исәпләнгән мәктәптә ике сменада 568 бала укый.

Казанның Идел буе районы прокуратурасы Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча 114 нче мәктәпне тикшерде. Матбугат чараларында спорт залда балалар чүгәләп дәрес укый дигән хәбәр таралган иде. Бу хакта прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре тикшерү вакытында дәрестән тыш шөгыльләр спорт һәм уку залларында үткәрелүен ачыклаган. Бу санитар-эпидемиолок таләпләргә каршы килми.

Тикшерү вакытында мәктәпнең 324 укучыга исәпләнгән булуы, ә анда ике сменада 568 бала укуы ачыкланган, бу бер укучыга тиешле мәйдан нормасы үтәлмәгәнне күрсәтә.

Нәтиҗәдә, прокуратура җитәкче исеменә кагыйдәләр бозу очракларын төзәтү таләбен куйды.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев