29 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Соңгы атнада Татарстанда АИ-92 бензины 12 тиенгә кыйммәтләнгән
АИ-95 бензины 10 тиенгә арткан.
-
"Бала телләр дөньясында" рәсем күргәзмәсе
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Бала телләр дөньясында»дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
30 гыйнварга һава торышы
30 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар явачак. Иртән һәм көндез буран булачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -4..-9˚, көндез 0..-5˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен контроль эшләр көне билгеле
Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен үзләре сайлаган предметлардан контроль эш язачак.
-
“Дочка”ны онытасым юк
Сугыштан соңгы еллар. Колхозда “Дочка” кушаматлы кызгылт төстәге ат бар иде. Мин аны мәктәптә алты ел укып, болында атлар көткәннән алып беләм. Бик тә холыксыз. Башкалардан аерылып йөри, янына барсаң, ыҗгырып тешләргә килә, тибенә. Ул вакытта кышын колхоз техникасына ягулыкны Шәмәрдәннән атлар белән ташыйлар иде. Мин дә шул эштә. Бервакыт конюшняга соңаруым аркасында миңа җигәргә “Дочка” калган булып чыкты.
-
Сорауларыгыз булса – бирегез
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышына әзерлек кысаларында «Мәрхәмәт-милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә 2 февральдә 10.00-17.00 сәгатьләрдә “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында” гы мәсьәлә буенча “Хатын-кыз игътибары” телефон линиясе үткәрә.
-
Татар китабы йорты һәм Ачык университет әдәбият турында лекторийлар циклын башлады
Беренче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укый.
-
«Татьяна көне – Студентлар көне» дип исемләнгән конкурс – күңел ачу кичәсе
28 гыйнвар көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Татьяна көне – Студентлар көне» дип исемләнгән конкурс – күңел ачу кичәсе оештырдылар. Чарада студентлар һәм булачак студентлар катнашты. Алар төрле конкурсларда һәм уеннарда үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Сорауларга җавап бирделәр. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый күңелле вакыт үткәрүдән егетләр һәм кызлар бик канәгать калдылар.
-
Татарстанда умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак
2021 елның 9 - 19 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак.
-
«Саба урман хуҗалыгының 90 еллыгы» темасына түгәрәк өстәл
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Саба урман хуҗалыгының 90 еллыгы» темасына түгәрәк өстәл артында өлкән буын очрашты. Әлеге очрашу 26 гыйнварда Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узды. Фикер алышу өчен төп мәсьәлә-1973 елда нигез салынган сувенир цехы эшчәнлегендәге тарихи вакыйгаларның барышы булды. Шулай ук цехта эшләгән кешеләр исемлеге төзелде.
-
2021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә
Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Январьдан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә.
-
Физик культура буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы
25-28 гыйнварларда физик тәрбия буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы йомгаклау этабы узды. Сәләтле балалар мәктәп-интернатының 8нче сыйныф укучысы Закирова Регина (укытучысы Вафин Л.Р.) бу олимпиадада җиңүче, Саба гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Ибраһимов Ислам (укытучысы Гайнуллин И.Ш.), Сәләтле балалар мәктәп-интернатының 5нче сыйныф укучысы Гарипов Фаил, 6 сыйныф укучысы Гарипов Ранил (укытучысы Вафин Л. Р.) призер булды.
-
Татарстанда ял көннәрендә кар явачак һәм көчле җил исәчәк
Шимбә һәм якшәмбедә көндез +1 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
-
Яңа төзелешләр көтелә
Шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән узган 2020 ел һәрберебезгә бер еллык тормыш тәҗрибәсе, алга таба яшәргә ышаныч бирде.
-
Василий Лановой коронавирустан вафат булган
СССРның халык артистына 87 яшь иде.