Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Дочка”ны онытасым юк

Сугыштан соңгы еллар. Колхозда “Дочка” кушаматлы кызгылт төстәге ат бар иде. Мин аны мәктәптә алты ел укып, болында атлар көткәннән алып беләм. Бик тә холыксыз. Башкалардан аерылып йөри, янына барсаң, ыҗгырып тешләргә килә, тибенә. Ул вакытта кышын колхоз техникасына ягулыкны Шәмәрдәннән атлар белән ташыйлар иде. Мин дә шул эштә. Бервакыт конюшняга соңаруым аркасында миңа җигәргә “Дочка” калган булып чыкты.

Тәртә арасына чак керттем моны. Чанага 200 литрлы мичкә салып, юлга кузгалдык. Менеп җиттек Шәмәрдәнгә, мичкәләргә ягулык тутырдык. Кайтканда кабат тимер юл аша чыгасы бар бит. Паровозның әче итеп кычкыртуы булды, “Дочка” куркып юлдан чыкты һәм кар көртенә кереп тә чумды. Мичкә чанадан тәгәрәп төште. Башкалар алдан киткәннәр иде. Мин үзем генә. Ат статуя кебек катып калган, селкенми дә. Тубыктан карга баткан, кузгатам димә. Атыма ялварам, ялынам, тартам-өстерим – файдасы гына юк. Мондый чакта артына янып торган әйбер белән төртүләре турында ишеткән бар иде. Пешүгә түзми, кузгала, имеш. Мин дә шулай иттем: киемемнән мамык йолкып алып таякка урадым да, ут төртеп, койрыгы астына куйдым. “Дочка” селкенми дә. Ншләргә белмичә, як-ягыма каранам.

Минем белән ягулыкка Шәмәрдәнгә менгән егет­ләрнең берсе: “Мәгъдәнур никтер күренми әле”,– дигән дә, кире борылган. Килеп җитте бу. Аның атын тугарып, минем чанага җиктек тә, каты юлга чыгардык. Мичкәне дә урынына тәгәрәтеп менгердек. “Дочка”ны ничек кирәк алай тәртә арасына керттек. Тигез, шома юлны ярата ул. Башкаларны куып җиткәч, иптәшләрем “Дочка”ны уртага алдылар да, Чулпычка җиткәнче саклап кайттылар. Бүтәнчә “Дочка”ны җикмәдем дип хәтерлим.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык хэл, рэхмэт Мэгъдэнур абый