Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен контроль эшләр көне билгеле

Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен үзләре сайлаган предметлардан контроль эш язачак.

 IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен укучылар үзләре сайлаган предметлар буенча контроль эшләр 17-21 майда узачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, чыгарылыш сыйныф укучыларына контроль эшләрне дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә торган предметлар буенча үзләренә сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Алар түбәндәгеләр: физика, химия, информатика, биология, тарих, география, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан), җәмгыять белеме һәм әдәбият.

«Контроль эшләр дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры башланганчы Роспотребнадзор тәкъдим иткән расписание буенча 2021 елның 17 маеннан 21 майга кадәр үткәреләчәк», - диелә хәбәрдә. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев