Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Бала телләр дөньясында" рәсем күргәзмәсе

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Бала телләр дөньясында»дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлегенең 2-4 сыйныф укучылары (укытучылары Галиева Э.Р., Гомәрова Л. Г.) эшләре тәкъдим ителде. Эшләр төрле техникаларда башкарылган иде (акварель, гуашь, карандашлар һ.б.). Үз эшләрендә балалар күпмилләтле илебезнең матурлыгын, туган якка мәхәббәт һәм үз халкы өчен горурлык хисләрен тасвирладылар. Күп кенә башка телләр арасында туган телнең нинди урын алып торуын күрсәттеләр, дуслык һәм бердәмлек көчен сурәтләделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев