30 март 2020 яңалыклары
-
Татарстанда яшәүчеләрне изоляция режимын бозган өчен штрафка тартачаклар
Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәчәк.
-
Республика халкына бер тәүлек эчендә өйләренә изоляциягә кайтырга кушылды
Аэропортларда очышларны чикләячәкләр, шулай ук тимер юл рейслары да кичектерелергә мөмкин.
-
Татарстанда муниципальара пассажир һәм йөк ташу туктатыла
Шәһәр яны электр транспорты эшендә дә чикләүләр булачак.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте
Режим бүгенге көннән башлап гамәлдә булачак.
-
Саба полициясе микрофон аша халыкны өйләреннән чыкмаска чакыра
Хокук саклаучылар өйдә калырга һәм үзеңне яклау чараларын кулланырга кирәклеге турында кисәтә.
-
Фирдүс Тямаев бүген инстаграмда онлайн-концерт куя
Бүген сәгать 19:00да Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев туры эфирда онлыйн-концерт куячагын хәбәр итте. “Туры эфирга чыгып жырлап алырбыз, кәефләрегезне аз гына күтәрә алсам, мин бик шат булыр идем”, - ди җырчы.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Россия буенча Covid-19 инфекциясе йоктыруның барлыгы 302 очрагы расланган.
-
Күп тапкыр кулланыла торган битлекне кабат кияр алдыннан махсус эшкәртү кирәк
Шәхси саклану чараларын чиста тотуга аерым игътибар бирергә - битлекне юарга, шуннан соң пар белән эшкәртергә кирәк.
-
30 март – 5 апрельгә Татарстанның мәдәни онлайн-афишасы
Театрлар легендар спектакльләренең архивларында сакланган видеоязмаларын интернетка урнаштыралар.
-
Татарстанда лицензия алган автобус хуҗалары саны биш тапкырга артты
Республикада пассажирларны утыртып йөртү өчен 1124 лицензия бирелде.
-
Татарстанда чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор һәм 680 чәчү комплексы катнашачак
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында сөйләде.
-
Хәбиб Нурмагомедов «Рубин» футбол клубы курткасын киеп, күнегүләр ясаган видео куйды
31 яшьлек спортчы җиңел үлчәүдә UFC чемпионы булып тора.
-
Леонид Рошаль кибеткә перчатка киеп барырга киңәш итте
Милли медицина палатасы җитәкчесе кибет һәм башка җәмәгать урыннарына барганда үзеңне ничек тотуга кагылышлы берничә киңәш бирде.
-
Республикада «ТАССРның 100 еллыгы-үзеңне тикшер!» белем бирү проекты старт алды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «ТАССРның 100 еллыгы - үзеңне тикшер!» белем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Проект нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләр белән катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алачак.
-
Татарстанда секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә
Бүген көндез 12 градуска кадәр җылы булачак.