31 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда мөселманнар өчен авыл төзеләчәк
ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге уникаль торак комплексында яшәргә теләк белдергән кешеләрдән гаризалар кабул итә башлаган инде.
-
Өч бертуган кыз әтиләрен үтергән
Мәскәүдә булган бу фаҗига бөтен илне тетрәндерде: анда өч бертуган кыз әтиләрен пычак белән кадап үтергән. Кызларга 19, 18 һәм 17 яшь, дип хәбәр итә Интерфакс.
-
Казан Кремлендә «АИГЕЛ» дуэты чыгыш ясаячак
TAT CULT FEST фестивале дөньяның 20 шәһәреннән татар сәхнәсенең 30 иң яхшы командасын кабул итәчәк.
-
Сабада Халыкара дуслар көне уңаеннан балаларга буклетлар тараттылар
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Халыкара дуслар көне уңаеннан балаларга буклетлар тараттылар.
-
Казанда кызыл автобус шоферын ялган таныклык белән йөргән өчен штрафка тартканнар
23 яшьлек автобус шоферы кагыйдә бозган һәм полицейскийларга ялган машина йөртү таныклыгы күрсәткән.
-
"Испечённые спагетти"
Рецепт.
-
Юллар алып китәләр...
Юллар, юллар... Алар кемнәрнедер кавыштыра, кемнәрнеңдер язмышын җимерә, йә бетмәс-төкәнмәс шатлык, йә чиксез кайгы китерә. һәркем тели. Юлдагы һәлакәтләрнең күбесе нәкъ машина йөртүчеләрнең гаебе белән килеп чыкканга күрә, мин аларга ачык хат язарга булдым.
-
Казанда паркларны төзекләндерүгә 562 миллион сум акча сарыф итәчәкләр
«Ак чәчәкләр», «Крылья Советов» парклары һ.б. яшел зоналар тәртипкә китереләчәк.
-
Күренекле шагыйрә һәм тәржемәче Флера Тарханова вафат
Күренекле шагыйрә һәм тәржемәче Флера Габдрахман кызы Тарханова вафат булган. Иртәгә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында аны соңгы юлга озату мәрасиме була. Аннан соң мәрхүмәне Яуширмә авылы зыяратына җирләячәкләр.
-
Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атна эчендә 10 процентка арткан
Республика территориясендә 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән.
-
Россиядә велосипедка салым кертергә җыеналар
Хөкүмәттә велосипедларны утильләштерү җыемы турында уйланалар.
-
Казаннан Париж, Лондон, Тель-Авив һәм Пекинга рейслар ачу планлаштырыла
"Казан" халыкара аэропорты 10 иң популяр юнәлеш буенча рейслар ачачак.