Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Аллаһка ышану кайдан барлыкка килә?

Җомга вәгазе

 «Минем дини тәрбиям дә, белемем дә. Ләкин Аллаһка ышану бар, күңелдә аңлатып булмый торган бер төрле хис. Кайдан килә ул хис? Һәм мин үземне мөселман дия аламмы?» 

Бу сорау безне Аллаһка ышанырга этәрә торган төп сәбәпләр турында язма әзерләргә этәрде. Иман ул - Аллаһка ышану хисе. Ислам галимнәре әйтүенчә, Аллаһка ышаныр өчен, һәр кешегә 3 нәрсә төп сәбәп булып тора. Шул сәбәпләрнең берсен карыйк.

 Һәр кешегә тумыштан бирелә торган Аллаһны тою хисе (фитрый иман).

Бала ана карынында формалаша. Бу хакта һәркайсыбыз белә.
Баланың тәне җыелып беткәннән соң, көннәрдән бер көнне яралгы «терелә»,  хәрәкәтләнә башлый. Халык телендә моны «җан керде» диләр.

 Ә кайдан килгән соң ул җан?

Галимнәр аңлатуынча, җан ахирәттән җибәрелә.
Аллаһның әмере буенча, фәрештәләр җанны ана карынындагы яралгыга өреп китә... Әйдәгез, уйлап карыйк: җан ахирәттән килгәч, димәк, җанның ахирәт тормышын күргәне бар. Ул аны белә!

Әл-Әгъраф (Киртәләр) сүрәсендә болай диелә:
«Раббың Адәм (нәселеннән, турыдан-туры аңардан яралтачак балаларын, аның) балаларыннан (исә) аларның  аркаларыннан нәселләрен чыгарды һәм (ул нәселләргә тормыш, аңлау һәм сөйләшү сәләте биреп,) алар ны үз-үзләренә шаһит тотты:
«Мин сезнең Раббыгыз түгелме?»
Алар исә:
«Әлбәттә (Раббыбыз Син генәсең)! Без (Синнән башка Раббыбыз булмаганына һәм Синең берлегеңә) шаһитлык итәбез» – диделәр.
(Аллаһ аны) Кыямәт көнендә сез: «Без моннан хәбәрсез идек», – дип әйтмәвегез өчен (эшләде)» (Әл-Әгъраф (Киртәләр) сүрәсе, 172 аять)

 Нәкъ менә шуңа күрә, җан үзенең шушы ахирәт тормышына әйләнеп кайтасы барлыгын да төгәл белә.  Менә бу фитрый иман дип атала да инде.

Һәр бала бу дөньяга мөселман булып туа.
 Нәрсәдә чагыла соң бу дисезме?

Баланың Аллаһ кануннарына буйсынган гамәлләр кылуында. Бала тугач та ашый, йоклый, һава сулый һ.б. Ягъни физиологик (!) мәгънәдә мөселманлыгын белдерә. Бер бала да иртәгәдән һава суламыйм дими бит.
 Һәр әти-әни баласын үзенчә тәрбияли. Әмма фитрый иман кеше күңелендә гомерлеккә кала.

һәм иң мөһиме: бөек Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанырга этәреп тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев