Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

«АИГЕЛ» төркеме Берлин фестивалендә татар телендәге клип белән Россияне тәкъдим итәчәк

Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия татар телендәге «1190» җырына клип тәкъдим итәчәк.

«АИГЕЛ» төркеме Berlin Music Video Awards фестивалендә татар телендәге «1190» җырына клип тәкъдим итәчәк. Төркем әгъзалары Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия бу хакта социаль челтәрдәге үз сәхифәләрендә хәбәр итә. Фестиваль май ахырында Германия башкаласында узачак.

«Россияне татар телендәге җыр белән тәкъдим итү – зур дәрәҗә! Фестиваль оештырыла башлаганнан алып анда Казан арты диалектындагы татар теле ничә мәртәбә яңгыраган икән? Дөрес, бер тапкыр да! Бу – безнең өчен зур горурлык», - дип язган төркем солисты.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев