Мәрхүм белән хушлашу чарасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, туганнары катнашты.
Илдар Сабиров махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китә. 2025 елның 9 августында Украина җирендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Илдар Викторович өйләнгән, тормыш иптәше һәм 7 яшьлек улы Норлат шәһәрендә яшиләр. Батыр солдат сугышка алынганчы хуҗалыкта эшләгән, аны авылдашлары бик тырыш, карусыз, эштән курыкмый торган нәсел егете иде дип искә алдылар. Имам хатыйб Дамир хәзрәт рухына багышлап дога кылды. Илдар Виктор улы Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып хәтерләрдә мәңге сакланачак.


Нет комментариев