Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Айгөл Бариева, концерт турында уйлап, төн йокысыз калган

Җырчы, ТР атказанган артисты Айгөл Бариева үз-үзенә тынычлык тапмыйча йоклап китә алмый, төнге өчтә дә уйлана, борчыла, дулкынлана…

Моның сәбәбе дә бар һәм билгеле: җырчы үзенең сольный концертына әзерләнә. Айгөл Бариева бу сорауга бик җаваплы карый: «Һәрбер җырчы өчен-СОЛЬНЫЙ концерт бирү ул үзе бер СЫНАУ! Балаңны тудыру кебек…»

«Ничә ел инде сәхнәдә җырласаң да, ничәмә-ничә концерт бирсәң дә — һәрвакыт барсы да беренче тапкыр шикелле. Шул ук дулкынлану, шул ук борчылу, шул ук йокысыз төннәр, шул ук чабулар… Барысын да уйлыйсың бит: җырларың, костюмнарың, образларың, сценарий, режиссура, сәхнә бизәлеше — тамашачыга ошармы, ничек кабул итәр, концертыңа килерме?» — дип, бүлешә артист үзенең уй-кичерешләре белән.

Айгөл Бариеваның «Бул гына» дип исемләнгән концерты 10 апрельдә Филармониядә булачак.

Фото: http://tatar-today.ru

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев