Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Дилә Нигъмәтуллина әле дә кызына дәү әнисе үлгәнен әйтә алмый: "Төркиядә ял итә, монда салкын бит" дим

Бу ел башы җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм популяр аранжировщик Марат Мухин гаиләсенә кайгы алып килде. Гыйнвар аенда Диләнең каенанасы Халидә апа вафат булды.

Бу хакта Дилә Инстаграм битендә: "Бары тик сезнең җылы алкышлар күңелемне юатты", - дип язган иде.

Инде берничә ай узган булуга карамастан, Дилә үзендә кечкенә кызына бу күңелсез хәбәрне әйтерлек көч таба алмаган.

Бер әңгәмәсендә ул: "Әни оныгын бик ярата иде. Сафинә дә дәү әнисе өчен үлеп торды. Бала белми, аңа стресс булыр дип куркам. "Дәү әниең Төркиядә ял итә. Монда салкын бит", дим. Белмим, ничек әйтәсе булыр?!" - дип уртаклашкан.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X