Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фирдүс Тямаев “заслуженный” булды: “Бу исемне бергә алдык” ди

6 июль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүен хәбәр иткән идек. Шатлыклы вакыйга Фирдүс Тямаевның туган ягы Норлат районы Түбән Норлат авылында Тямаев-FEST дип исемләнгән Сабантуен үткәрү сөенче белән туры килде.

Инде янә сөенеч: “Заслуженный” дәрәҗәле исеме Фирдүс Тямаевка рәсми рәвештә тапшырылган. Документлары-ние белән бергә. Шатлыклы вакыйга белән җырчы Инстаграм аша уртаклаша. “Әти-әниемә, гаиләмә, дусларыма, минем иҗатымны хөрмәт итеп яратучы тамашачыма, туган ягым Нурлатыма рәхмәт. Бу исемне бергә алдык”, ди ул.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев