Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Кузьмичны чакыручы Булат һәм җир астындагы Данир – эстрадада нәрсә бар? [фото-видео]

Данир Сабиров җырчы һөнәрен вакытлыча алмаштырып, шахтер булып карамакчы булган. Һәм моңа ирешкән дә. Хатыны Миләүшә белән җир астына төшеп, файдалы казылмаларның ничә кат тир түгеп чыгарылуын үз күзләре белән күргән. Бу хакта ул Инстаграмы аша хәбәр итә.

“Шахтер һөнәре миңа һәрчак җаваплы, авыр һәм хәвефле кебек иде. Бүген инандым. Кызык экскурсия булды” дип яза Данир. Фото һәм видеолары белән дә уртаклаша.

 

Комментарийларда укучылар җырчыны хуплап, шахтер эшенең авыр, куркыныч булуы булуы турында яза.

Арада кайберәүләре “Кузьмич” дип кычкыручыны шоумен Булат Бәйрәмов тавышына охшаткан. Алар Данир Сабировтан “Кузьмич табылдымы соң инде?” дип сорый.

Әмма кычкыручы кешенең Булат Бәйрәмов булуы икеле, чөнки Инстаграмыннан күренгәнчә, Булат «Мин юморист» TV проекты жюрилары, оештыручылары һәм алып баручылары арасында Салават Фәтхетдинов белән кочаклашып йөри.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев