Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

"Квадрат Тямаева" инстаграмда 5000 лайк һәм 525 комментарий җыйган

Фирдүс Тямаевны бүген инстаграмда 361 мең кеше укый. "Куйдым әле! Бусыннан да сәбәп табып начар коментарийлар язарлар бәлки. Шаярсаң дурак диләр, еласаң елак диләр. Шаккатам", дип яза ул.

Җырчы пост итеп элгән кара шакмак сурәтен шушы сәгатькә 5000 кеше карап лайк куйган һәм 525 кеше комментарий язып өлгергән.  

Арасында "Әдәпсез колхозчы" дип негатив язучылар да, фәлсәфәгә бирелеп, "Бу кара квадрат артына комментарий язган һәр кешенең күңеле яшерелгән, кемнең күңеле - кара, ә кемнеке чиста икәнлеге шушында күренә дә инде! Малевич-Тямайның "Кара квадрат"ының бөтен асылы шунда" дип язучы да бар.

Артистның бөтен дөньяга билгеле картина - Каземир Малевичның "Кара квадрат"ына ияреп эленгән бу постын тамашачылары "Квадрат Тямаева" дип атаганнар. 

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев