Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Лилия Биктимирова Гүзәл Уразова белән балачакта төшкән ФОТОсын күрсәтте

Һәркем үзенең яраткан артистлары балачакта нинди булулары белән кызыксына. Мөгаен шуны искә алып микән, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимирова үзенең ахирәте, якташы Гүзәл Уразова белән ерак балачакта төшкән фотосурәтен Инстаграм аккаунтына куйган.

Фото астына “Үзгәргәнбезме, дуслар?” дип язган.

Беренчеләрдән булып Гүзәл Уразова комментарий язган: “Лилюш, балачак искә төште”, - дип. Аңа Лилия Биктимирова: “Әйее, скетчлар уйлап, икебез спектакль күрсәтә идек бит заманында, ике әби булып кыйланып”.

Аннары җырчының калган язылучылары да бер-бер артлы үз фикерләрен яудырган: “Икегез дә моңлы, чибәр, бәхеттә яшәгез!” “Ииий, кызыклар, яшьләр, матурлар! Ээх, яшьлееек!” “Еллар узу сезне матурлаткан гына”. “Икегез дә бик матурсыз. Ничәнсе ел икәнен дә язсагыз иде. Сез якташ, авылдашлармы?”

Бу комментарийга Лилия Биктимированың апасы Алсу Исмәгыйлева җавап язган: “Лилия белән гүзәл Бардада бер урамда ике йорт аш гына яшәп үстеләр. Гимназия һәм музыка мәктәбендә укыдылар".

Фото: скриншот инстаграм

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев