“Манзара” премиясен тапшыру тантанасында җырчы Салават Фәтхетдинов чыгыш ясаячак.
Күренекле җырчы Римма Никитина “Манзара”ның спорт белән музыканы берләштергән бердәнбер проект булуы турында җиткерде. Ул бу хакта “Татар-информ”да уздырылган “Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Бу проект тормышымда зур үсеш ясады. Декабрь аенда мин Санкт-Петербург шәһәрендә продюсер белән контракт төзедем. Ул мине “Манзара” проектында чыгыш ясаган вакытта күреп алган. Бу минем өчен “бәхетле билет” булды. Мин әлеге проектка рәхмәтлемен”, – диде Римма Никитина.
Аның сүзләренчә, “Манзара”ның киләчәге зур, чөнки ул кызык, аның үсеше күренә. "Бәлки киләсе елда чара “Татнефть арена”да узар әле", - диде Римма.
- “Манзара” проекты 2019 елның 19 гыйварында Казанның цирк аренасында узачак.
Чарада Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нурзадә, Иван Громов, Динар Шәймәрданов, Римма Никитина кебек танылган һәм күренекле артистлар чыгыш ясаячак.
Фото: Султан Исхаков


Нет комментариев