Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават Фәтхетдинов нигә боек?

26 майда “Татнефть Арена” Казан боз сараенда “TNA кагыйдәләре буенча сугыш уеннары» дөнья чемпионатының 1/8ның 3нче сайлап алу этабы үткәрелде. Чараның кунакларынан Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, бокс буенча абсолют дөнья чемпионы Константин Дзю, кикбокста 10 дөнья титулына ия булган Дон Уилсон һәм сэквакой каратэ төрен уйлап табучы Адемир де Коста булганнар.

Билгеле булганча, безнең татар эстрадасында да мондый спорт төрен сөюче артистлар бар. Бу чараны халык артисты Салават Фәтхетдинов та игътибарсыз калдырмаган. Ул үзенең дуслары белән чемпионнарның чыгышларын карарга килгән. Әллә уразадамы икән? Дусты Җәүдәт әфәнде Миннәхмәтовның авызы колакта, ә Салават әфәнденең балтасы суга төшкән диярсең, боегып фотога төшкән. 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев