Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават Фәтхетдиновка Башкортстанның халык артисты исеме бирелде

Бу хакта үзенең Инстаграм челтәрендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итте.

Бүген мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка “Башкортстанның халык артисты” исеме бирелде. Бу хакта үзенең Инстаграм челтәрендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итте.

Халык шагыйре “Татар-информ”га җырчының бу исемгә күптәннән лаек булуын әйтте. “Салаватның дәрәҗәле исемгә лаек булуын Уфадан танышларым хәбәр итте. Бик күңелле яңалык, җырчы әлеге югары исемгә лаек. Ул бүгенге көндә Башкортстан халкына хезмәт итә, тамашачыларын моңлы җырлары белән сөендерә. Ике республиканы бер итеп йөри, Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык җепләрен ныгыта. Алай гына да түгел, бөтен дөньяга татар җырларын ирештерә”, - диде ул.

Роберт Миңнуллин фикеренчә, “Халык артисты” исемен сәләт, эшләгән хезмәт һәм кылган гамәлләргә карап тапшыралар. “Салават Фәтхетдиновның тормыш юлы иҗат белән бәйле. Аның дәрәҗәле исемнәре бик күп. Тик аның үз исеме иң зурысы. Салават исеменең дәрәҗәсе барлык бөек, мактаулы исемнәрне дә каплап китә”, - диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев